Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

             

                 Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның  эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы  факторлар  куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.

“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль  Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм  күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.

Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International