Җиңү көне белән!

8 мая 2019 г., среда

                                             Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу — илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 74 ел тулды. Җиңүгә илтүче юл озын һәм катлаулы булды. Ләкин безнең бабайлар һәм әтиләр канкойгыч сугышта дошманга бирешмәделәр. Фронтта миллионлаган совет халкы белән беррәттән Татарстан халкы да шул исәптән Яңа Ишле авыл җирлегеннән да 1218 авылдашыбыз илебезне дошманнардан сакладылар. Аларның 456  батырларча һәлак булды. Бөек Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре дә лаеклы өлеш керттеләр. Ач-ялангач килеш бер ялсыз эшләп, көн дә фронттан ире, әтисе, улы яки абыйсының үлеме турында хәбәр алудан куркып яшәсәләр дә, алар үзләренең иминлеге турында түгел, фашистларны җиңү, фронтка ничек күбрәк ярдәм итү хакында уйладылар.

Сугыш һәм тыл батырларының үрнәге яшь буында Ватанга мәхәббәт уяту һәм патриотик рухта тәрбияләү нигезе булып тора. Хөрмәтле ветераннар, мәктәп укучылары белән очрашулар уздырып, Россия тарихындагы авыр көннәр турында хатирәләрегезне яңартып сөйләвегез өчен без сезгә бик зур рәхмәтле. Сез һәм сезнең бай тормыш тәҗрибәгез безгә бик кирәк.

Безнең бурыч — сез, җиңүчеләр, бәхетле булсын өчен бөтен шартларны тудыру, сезнең казанышларны ныгыту һәм арттыру. Бу юнәлештә күп эшләр башкарылды, алга таба да дәвам иттереләчәк.

Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт, Бөек Ватаныбыз һәм туган ягыбыз хакына хезмәтегездә уңышлар телим!

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы     Радик Мухаметзянов

 

 

 

 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International